news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Запорожье өлкәсе губернаторы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Миңнеханов һәм Запорожье өлкәсе губернаторы хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкий белән очрашты. Казан Кремлендә узган сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча яклар ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып бару турында килешү имзалады, дип яза Республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Балицкийның республикага сәфәре барышында Татарстанның социаль-икътисади үсеше белән танышу мөмкинлеге бар. Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Татарстанның берничә предприятиесе Запорожье өлкәсенә үз продукциясен җибәрә, дип ассызыклады.

«Металлургия, энергетика, машина төзелеше, ИТ, медицина, фармацевтика, агросәнәгать комплексы кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек үстерү өчен зур потенциал бар», - диде республика җитәкчесе. Татарстан һәрвакыт эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү буенча тәҗрибә уртаклашырга әзер, дип билгеләп үтте ул.

Ул шулай ук Татарстан белән Запорожье өлкәсе үзара хезмәттәшлекне уңышлы үстерә алачагына ышаныч белдерде.

Балицкий, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда Запорожье өлкәсеннән килгән кунакларны туганнарны каршы алган кебек каршы алганнар.

«Без бик күп мәгълүмат алдык», - диде ул. Татарстан безнең өлкәгә Россия Федерациясенә икътисади, социаль һәм сәяси өлкәдә интеграцияләнү буенча бурычларны хәл итәргә ярдәм итә, дип ассызыклады Балицкий.

ТР башкаласына сәфәр кысаларында Запорожье өлкәсе делегациясе республика Инвестицион үсеш агентлыгында, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында булды. Алар шулай ук Иннополиста, «Химград» технополисында һәм КФУда булачак, дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100