news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Зайцев Марий Элда Сабантуйда милли ризыклардан сыйланды

Миңнеханов һәм Зайцев Марий Элда Сабантуйда милли ризыклардан сыйланды
https://t.me/yvzaitsev/2386?single
Фото: Юрий Зайцевның телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марий Элда XXIV Федераль Сабантуйны бәйрәм итүдә катнаша. Төбәк башлыгы Юрий Зайцев белән бергә ул татар һәм мари ишегалларын карады, шулай ук милли ризыкларны авыз итте.

«Үзебезнең мари җирендә Федераль Сабантуй бәйрәмен уздыру – безнең өчен зур дәрәҗә. Мондый масштаблы чараны әзерләүгә зур җаваплылык белән карадык, яраткан бәйрәмебез югары дәрәҗәдә узсын өчен барысын да эшләргә тырыштык», – дип яза Юрий Зайцев үзенең телеграм-каналында.

Аның сүзләренә караганда, Медведев районы Руэм бистәсе территориясендә бәйрәм гөрләп уза. Мәйданчыкта Марий Элның үзеннән һәм башка төбәкләрдән бик күп кунаклар җыелган.

«Барыбызны да чын күңелдән XXIV Федераль Сабантуй белән котлыйм. Республика халкы һәм кунаклары бу бәйрәмне әле бик озак искә алыр, дип ышанам!» – дип нәтиҗә ясый ул.

Моңарчы «Татар-информ» бәйрәм кунаклары өчен әзерләнгән масштаблы программа һәм чаралар турында язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot