news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Хөснуллин Мәскәүдә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы елына йомгак ясады

Миңнеханов һәм Хөснуллин Мәскәүдә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы елына йомгак ясады
ТР Президенты матбугат хезмәте

Мәскәү Союзлар йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына йомгак ясау чарасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры, бәйрәм чараларын әзерләү буенча оештыру комитеты башлыгы Марат Хөснуллин тамашачыларны һәм мәртәбәле кунакларны сәламләде.

«Мин Россия Президенты Владимир Путинга бу елның барлык чараларын федераль дәрәҗәдә рәсми рәвештә гамәлгә куюы өчен рәхмәт белдерәм. Бу эштә ислам дөньясы илләреннән безнең партнерлар да катнашты», - диде Татарстан җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Мәскәүдә кичә XVIII Халыкара мөселман форумы узды, анда кырыктан артык ил катнашкан.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең шундый зур һәм мөһим вакыйга белән тәмамлануына мин бик шат», - диде ул.

Хөснуллин сүзләренчә, вакыйганы шулкадәр югары дәрәҗәдә уздыру дәүләт башлыгының бердәмлеккә, төрле диннәр тотучы Россия гражданнары арасында яхшы традицияләрне һәм дустанә мөнәсәбәтләрне саклауга аерым игътибарын ассызыклый. Ул шулай ук кунакларга Владимир Путин исеменнән котлау укыды.

«Күп еллар буе Россия мөселманнары православие динен тотучылар белән беррәттән Ватанга тугры хезмәт итте, бөек ата-бабаларыбызның данын хәрби һәм хезмәт батырлыклары белән арттырды. Бүген, авыр сынаулар чорында, Россия мөселманнары һәрвакыт батырлык, каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәкләрен күрсәтә», - дип укыды РФ вице-премьеры.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә 1100 еллык чаралар иң югары дәрәҗәдә уздырылды һәм ТР Президентына һәм аның командасына рәхмәт белдерде. Сәясәтче Россия позициясен тирән аңлаган һәм көнбатыш басымы шартларында күрсәтелгән ярдәм өчен Ислам дөньясы илләре партнерларына рәхмәт белдерде.

«Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Россия мөселманнарының үз илләренә тугры булуларын һәм Украинадагы махсус операция барышында чын батырлык һәм кыюлык күрсәтүләрен искә төшерәсем килә. Көчләребезне берләштереп, без барыбыз бергә теләсә нинди киртәләрне җиңәчәкбез, - дип ассызыклады Хөснуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100