Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Хөснуллин Идел аша М12 юлындагы күперне тоташтыруда катнашты
Бүген М12 автомобиль юлында Идел аша төзелә торган күперне тоташтырдылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашты.
«Хыяллар тормышка аша! Без республикада Идел аша күпер турында хыялландык, һәм бүген без бу күперне тоташтырабыз», - диде Татарстан җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, шулай ук күпер төзүчеләргә һәм барлык транспорт һәм юл өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук белгечләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре - Төзүчеләр көне белән котлады.
Хөснуллин чарада видеоконференцэлемтә режимында катнашты. «Бүген, планлаштырылган сроктан бер айга алданрак, Татарстанда һәм М12 «Восток» автомобиль юлының иң зур ясалма корылмасы төзелеше төгәлләнеп килә», - диде ул.
Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары сүзләренчә, яңа күпер Казан янында Идел буеның уң як яры инфраструктурасын үстерүгә этәргеч бирәчәк, шулай ук транспорт юлына йөкләнешне киметәчәк.
«Бүгенге чара Төзүчеләр көне алдыннан ил өчен бик яхшы бүләк булып тора. Бу күпердән узу мөмкинлеген ил белән көтәбез», - диде Хөснуллин.
Идел аша күпер – М12 юлында иң озын ясалма корылма. Объект «Магистраль инфраструктураны комплекслы модернизацияләү һәм киңәйтү» илкүләм проекты кысаларында төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз