news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Ходжаев Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проектлары хакында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры Жамшид Ходжаев белән очрашты. Премьер-министр урынбасары Россия һәм Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен зур делегация белән бергә Казанга килде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстан һәм Үзбәкстанның төп проектлары хакында фикер алышты.

Искәртеп узабыз, форум Казанда ике ил лидеры – Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзияевның очрашуы алдыннан үткәрелә. Чарада 700дән артык бизнес вәкиле, Россиянең – 19 һәм Үзбәкстанның 12 төбәгеннән килгән вәкилләр катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100