news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты

Миңнеханов һәм Володин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты
Дарья Сәйфиева

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Думасы бинасында оештырылган күргәзмәне ачты. ТР Президенты шундый чара үткәрү мөмкинлеге тудырганы өчен Россия парламенты җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы – федераль масштабтагы бәйрәм. Илебез Президенты Владимир Путин шундый карар кабул итте. Оештыру комитетын РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли. Бездә бик күп чара узачак. Узган ел яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачтык. Быел исә Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салачакбыз», - диде Миңнеханов.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ислам тарихы аша илебез тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә торган күргәзмә өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде.

«Ата-бабаларыбыз ирешкән әйберне тормыш буйлап ипләп кенә алып бару – безнең өчен зур вазифа. Без бер-беребезнең диненә хөрмәт белән карыйбыз. Моның кадерен белергә кирәк», - дип искәртте ул.

«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Владимир Васильев ниндидер яңа әйбергә өйрәнү өчен республикага еш килүен әйтте.

«Тарихи ретроспектива белән танышу мөмкинлеге биргәнегез өчен зур рәхмәт, - диде Васильев. – Минтимер Шәрипович алдында баш ияргә, Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтергә телим».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100