news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Казанда Рәмиев исемендәге IT-паркта булды

Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Казанда Рәмиев исемендәге IT-паркта булды
Фото: © Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында булды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Кунакка IT-парк мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, Үзбәкстан делегациясе балалар IT-паркында булды.
Коворкингны караганда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгына Татарстанда эшләнгән IT-ачышларны тәкъдим иттеләр.

Искәртеп үтәбез, Үзбәкстан Премьер-министры Татарстанга килде. Республиканың сәнәгать һәм икътисади потенциалын презентацияләү һәм киңәйтелгән составта рәсми очрашу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100