Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Урванов төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итү буенча фикер алыштылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган сөйләшү барышында яклар Татарстан Хөкүмәте белән чик буе ведомствосының үзара хезмәттәшлеге, төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте
Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе дәүләт чигенең коры җир участогында иминлекне тәэмин итә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саранск, Саратов, Ульяновск, Уфа һәм Чебоксар һава аша үткәрү пунктлары (аэропортлары) өчен җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз