Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Тыва башлыгы төбәкләрнең хезмәттәшлеге буенча чаралар планын имзалады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре Тыва белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата зур кызыксыну белдерә. Хәзерге вакытта Көнчыгыш Себер Республикасына йөк техникасы, шин продукциясе, компьютер техникасы һәм башка товарлар озатыла.
«Без машина, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез», – дип искәртте ТР Рәисе.
Тыва Республикасы башлыгы очрашуны әңгәмәдәшенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. «Безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибар күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Без бик нык якынайдык һәм дуслаштык», - диде Владислав Ховалыг.
Ул «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашырга чакыру алуын билгеләп үтте һәм бу чарага делегация җибәрәчәген әйтте.
Очрашу кысаларында 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Тыва Республикасы Хөкүмәте арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.
XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньдә Санкт-Петербургта башланды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз