news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстанның Казандагы яңа Генераль консулы Гуйч Гараев хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында сөйләштеләр. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике республиканың уртак эшләре күп. Генераль консуллыкның эшчәнлеге үзара файдалы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Президент Төрекмәнстан генераль консулына Казанда яхшы эшчәнлек теләде.

Элеккеге Генераль консул Атадурды Байрамов Төркмәнстанның Япониядәге Илчесе вазифасына билгеләнде. Элегрәк Рөстәм Миңнеханов элеккеге консулга ТР белән хезмәттәшлеккә өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot