news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Тешабаев Үзбәкстандагы технопаркның киләчәк үсеше турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев уртак проект - «Чирчик» технопаркы турында фикер алышты. 

«Кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шул исәптән уртак проект - «Чирчик» химик-индустриаль технопаркын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә каралды», диелә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртәбез, Татарстан-Үзбәкстан проекты Ташкент өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Март аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында объектны ачуда катнашты.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot