news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Таха Айхан яшьләрне KazanForum һәм БРИКСка җәлеп итү турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Таха Айхан яшьләрне KazanForum һәм БРИКСка җәлеп итү турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

БРИКС һәм БРИКС+ илләре башлыклары саммитына, шулай ук KazanForum халыкара икътисади форумына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашуда белдерде.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар алга таба багланышлар, яшьләр сәясәте өлкәсендә һәм яңа проектларда элемтәләр үсеше турында да сөйләште.

«Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы кысаларында эш бик мөһим», - диде Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, киләсе елда Татарстан БРИКС саммитында Россия рәислеге кысаларында киң күләмле чараларны, «Киләчәк уеннары»н, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын кабул итәчәк. Бу халыкара чараларга яшьләрне җәлеп итү мөһим.

  • БРИКС илләренең спорт уеннары Татарстан башкаласында 2024 елның 12-23 июнендә уза, ярышлар программасына спортның 25 төре керәчәк. Моннан тыш, 2024 елның көзендә Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Казанда БРИКС илләре саммиты уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру - республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100