news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Тарасенко Татарстанның елга портларын үстерү турында килешүне имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (Росморречфлот) җитәкчесе Андрей Тарасенко XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында республиканың елга портларында йөк күчереп төяү комплексларын үстерү буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстанда мультимодаль логистика үзәкләрен үстерү транспортның барлык төрләре белән, шул исәптән «Төньяк – Көньяк» һәм «Көнбатыш – Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорлары буенча йөк ташу потенциалын ныгытырга, шулай ук Идел буеның барлык төбәкләре өчен экспорт-импорт йөкләре күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Хөкүмәте һәм федераль агентлык арасындагы килешү якларның мәгълүматлар алмашу һәм уртак консультацияләр уздыру ниятләрен күздә тота. Кирәк булган очракта, порт һәм порт яны инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән уртак эш төркемнәре төзеләчәк.

XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) 18 июньдә Санкт-Петербургта старт алды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot