news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Сычев медицина белеме өлкәсендә хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Миңнеханов һәм Сычев медицина белеме өлкәсендә хезмәттәшлек хакында фикер алышты
https://tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе ректоры Дмитрий Сычев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар медицина белеме һәм фән өлкәсендә алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук табибларны диплом алганнан соң укыту һәм медицина хезмәткәрләренә өзлексез һөнәри белем бирүнең актуаль темалары хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе – илдә табибларны камилләштерүдәге барлык институтларның укыту-методик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җитәкчелек итә торган төп оешма.

Дмитрий Сычев Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллык юбилее кысаларында чаралар оештырганы һәм үткәргәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Бу – тулы бер чор», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100