news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Степашин территорияләрне комплекслы үстерү турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» гавәми-хокукый компаниясенең попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Очрашу республика җитәкчесенең Мәскәүгә сәфәре кысаларында узды.

«Территорияләрне комплекслы үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү кысаларында актуаль мәсьәләләр, торак фонды белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру, ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү турында фикер алыштылар», – дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов Сергей Степашинга «Дуслык» орденын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot