news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Собянин мәгарифкә IT-технологияләр кертү турында килешүгә кул куйды

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен тәмамлау кысаларында сәнгать осталарының тантаналы кичәсе уза. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Сергей Собянин мәгариф өлкәсенә мәгълүмати технологияләр кертүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешү Татарстан мәктәпләрендә «Минем мәктәп» Федераль дәүләт мәгълүмат системасының төбәк сегменты буларак «Мәскәү электрон мәктәбе» сервисларын кертүгә юнәлдерелгән.

«Электрон мәктәп - ул зур проект, без аны сезнең эшләнмәләр базасында республикада эшләтеп җибәрәчәкбез. Мондый мөмкинлек өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәбез», – диде Миңнеханов һәм киләчәктә мондый уртак проектлар тагын да күбрәк булачак, дип өстәде.

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде, дип өстәде ул, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм Сергей Собянинга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100