news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Шаскольский Татарстанда конкуренция һәм бәя кую турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләренә, бәя куюның үтә күренмәлелегенә, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга, намуслы конкуренциягә һәм башкалар турында сөйләште.

Чарада Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин һәм Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot