Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм саклану министры урынбасары Казан хәрби госпиталенең әзерлеген бәяләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең саклану министры урынбасары Тимур Иванов белән бергә Казан хәрби госпиталендә булды. Алар объектның файдалануга тапшыруга әзерлеген бәяләде.
Бүгенге көндә Рауис Гәрәев урамында, Республика клиник хастаханәсе янында урнашкан биналар комплексы тулысынча төзелгән, территориясе төзекләндерелгән. Госпитальне барлык кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин итү эшләре бара.
«Рөстәм Миңнехановка һәм Тимур Ивановка хәрби госпиталь биналары комплексын тәкъдим иттеләр», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Палаталы блоклы диагностик корпуста 120 койкага исәпләнгән көндезге стационар, микробиологик төркемле клиник-диагностик лаборатория, кабул итү, стоматология, диагностика, физиотерапия бүлекләре һәм нур диагностикасы бүлеге урнаша.
Дәвалау корпусында операция, хирургия, терапия, неврология һәм тире-венерология бүлекләре була. Биредә үк бер сменага 250 кешегә исәпләнгән поликлиника урнаша.

Аерым торган һәм 30 урынга исәпләнгән йогышлы авырулар корпусында кабул итү бүлеге, аерым чыгу юлы һәм эчке шлюзы булган кабинетлар, дезинфекция блогы була.
Госпиталь киләчәктә һәлакәтләр, катастрофалар һәм локаль хәрби конфликтлар вакытларында зыян күрүчеләргә һәм авыручыларга ашыгыч махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә алачак. Биредә авиация ярдәмендә китерелгән яралыларны кабул итә алалар. Учреждение гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча Катастрофалар медицинасы хезмәте системасына кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз