news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев «Казан» ат спорты комплексында конкур ярышларын карады

Бүген «Казан» ат спорты комплексында Республика көне уңаеннан Татарстан Рәисе Кубогында конкур буенча ярышлар булды. Бирегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина килде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнирда Татарстанның иң яхшы спортчылары, Евразия ат спорты берлегенә кергән илләрдән килгән жокейлар катнашты. Берлеккә Беларусь Молдавия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Грузия һәм Иран керә.

Рөстәм Миңнеханов турнирда катнашучыларны һәм җанатарларны Республика көне белән котлады. Россия Ат спорты федерациясенә ярдәм өчен рәхмәт белдерде, ярышны оештыруны югары бәяләде.

«Без Татарстанда ат спортында зур игътибар бирәбез», – дип искәртте ул.

Аннары Татарстан Рәисе җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100