Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Шадаев DigitalSkills чемпионаты уза торган мәйданчыкны карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев DigitalSkills 2023 чемпионаты уза торган мәйданчыкны карады. Алар ярышларның төп мәйданчыкларында булды һәм катнашучылар белән аралашты.
Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә багышланган мәйданчыкта алар Булат Нургалиев белән очрашты, ул күптән түгел генә Бөтенроссия ярышларында берничә бүләк яулаган, аннары Татарстан Рәисе янында кабул итүдә булган иде.
«Бу бит безнең герой. Ул күп кенә ярышларда җиңү яулады», - дип таныштырды Миңнеханов аның белән, аннары үз осталыгын күрсәтүен сорады.
Булат Нургалиев пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча мастер-класс күрсәтте, шулай ук республика җитәкчесенә VR-күзлекне киеп карарга бирде.
Миңнеханов һәм Шадаев экскурсия ахырында ярышларда чыгыш ясау өчен килгән Кытай командасы белән очрашты. Очрашуда югары технологияләр өлкәсендә Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең потенциаль юнәлешләре хакында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз