news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

Миңнеханов Россия Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты

Миңнеханов һәм Россия Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Казанда «Юстиция кварталы» проекты турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм РФ юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, алар республиканың федераль Юстиция министрлыгы белән кайбер юнәлешләр буенча багланышлар, шул исәптән узган елның августында Казанда тантаналы рәвештә ачылган «Юстиция кварталы» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Әлеге административ биналар комплексында юридик һәм хокукый ярдәм үзәкләре, Гражданнар инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәге, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе урнашкан. Шулай ук монда «Юстиция тарихы» музей-белем бирү үзәге булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100