news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм «Ромекс» башлыгы Татарстанда күпләп сату үзәге төзү турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында «Ромекс» компанияләр төркеме президенты Сергей Прокопенко белән очрашты. Оешма күпләп сату-бүлү үзәкләре төзү буенча зур тәҗрибәгә ия. Республикада компаниянең гомуми суммасы 9 миллиард сумнан артык булган 4 инвестиция проекты гамәлгә ашырылган, тагын ике проект гамәлгә кую процессында. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Тагын бер бүлү үзәген ачу безнең предприятиеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен Россия төбәкләренә һәм аннан читтә продукция китерү мөмкинлекләрен киңәйтә, эшмәкәрләрнең транспорт-логистик чыгымнарын киметә. Шул рәвешле Татарстан мөһим логистик хаб һәм интернет-сәүдә үзәгенә әверелә», – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Яклар «Тура 2.0» сәнәгать паркында «Яшел үзән 4» күпләп сату-бүлү үзәген төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot