Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Рогожкин Татарстанга Белоруссия автобусларын кайтару турында сөйләште
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Белоруссиянең Сәнәгать министрлыгы башлыгы Александр Рогожкин Татарстанга автобуслар, трамвай вагоннары һәм электробуслар һәм башка техника китерү турында сөйләште. Алар трамвай вагоннарын бергәләп җитештерү перспективалары хакында да фикер алышты. Бу турыда Белоруссиянең Сәнәгать министрлыгының матбугат сәркатибе Оксана Карунага сылтама белән БелТА агентлыгы хәбәр итте.
Очрашу Белоруссия делегациясенең эш сәфәре кысаларында булды. Очрашуда Рогожкиннан тыш Белоруссия Республикасының Россиядәге илчесе Дмитрий Крутой,»МТЗ» ҖЧҖ генераль директоры Виталий Вовк булды.
Белоруссия вәкилләре сөйләгәнчә, МАЗ һәм «Белкоммунмаш» Татарстанның пассажир транспорты комплексын яңарту белән кызыксына. Алар республикага автобуслар, троллейбуслар, трамвай вагоннары, электробуслар китерергә, шулай ук трамвай вагоннарын бергәләп җитештерү мөмкинлеген карарга әзер.
Моннан тыш, Белоруссия предприятиеләре Татарстанга станок җиһазлары китерергә дә әзер.
Александр Рогожник сүзләренчә, 2022 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр РБ Сәнәгать министрлыгына караган предприятиеләр һәм Татарстан арасында товар әйләнеше, 2021 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 40 процентка арткан һәм 270 млн долларга җиткән. Машина төзелеше продукциясен экспортлау күләме 198 млн га җиткән. Нигездә Татарстанга йөк машиналары, тракторлар, азык һәм ашлык җыя торган техника, «БМЗ» ҖЧҖ металл продукциясе китерелә.
«Очрашу вакытында яклар актив сәнәгый диалогка – хуҗалык итү субъектлары арасында элемтәләрне ныгытуга, сәнәгый инфраструктураны үстерүгә, товар алмашын арттыруга әзерлекне раслады», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз