news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Тәтештә кадетлар мәктәбе укучылары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Патрушев Тәтештә кадетлар мәктәбе укучылары белән очрашты
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев генерал-майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадетлар интернат-мәктәбендә булды.

Балаларны яклау көнендә кунаклар кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне уку елын уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы кадетлар хәрәкәтенә һәрвакыт ярдәм итә. Бүген Сезнең белән очрашу мөмкинлеге булганга бик тә шатмын. Уку процессы да, тәрбия дә илебез Президенты билгеләгән юлдан бара. Кадетлар мәктәбен тәмамлаучыларның югары уку йортларына керүе биредә системалы эш алып барылуы турында сөйли», - диде Миңнеханов.

Николай Патрушев та кадетларны тәбрик итте һәм аларга яхшы перспективалар теләде.

«Укытучылар сезгә белем һәм тәрбия бирүдә көчен кызганмаган, әмма киләчәктә барысы да сездән генә торачак. Алдыгызга зур максатлар куегыз һәм барысына да ирешәчәксез», - диде һәм РФ Иминлек Советы Секретаре.

Делегациядә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле дә бар иде. Кунаклар спорт залы һәм уку корпусы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100