news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Патрушев «Бөтенроссия кыр көне-2023» пленар утырышында катнашачаклар

Миңнеханов һәм Патрушев «Бөтенроссия кыр көне-2023» пленар утырышында катнашачаклар
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бөтенроссия кыр көне-2023» кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендәге пленар утырышта катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, «Бөтенроссия кыр көне-2023» күргәзмәсе 6 июльдә Татарстанның Лаеш районында старт алды. Күргәзмәнең беренче көнендә мөһим чаралар узды.

Чараның югары статусын Россия Президенты Владимир Путин раслады. Ул күргәзмәдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, чараның күп еллар дәвамында илнең төрле төбәкләреннән агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен берләштерүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot