Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Патрушев биотехнология заводы төзелешенә старт бирде
Түбән Камада DL-метионин – азык аминокислотасы җитештерү буенча Россиядә беренче завод төзелешенә старт бирделәр. Предприятие «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасы мәйданчыгында төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Eppen компаниясен гамәлгә куючы Йен Сяопин һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Яңа завод Түбән Кама районында формалашучы биотехнологик кластерның төп проектларының берсе һәм «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасы мәйданчыгының беренче резиденты булачак. Проект РФ Хөкүмәте һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә, шулай ук Россия һәм Кытай партнерлары катнашында гамәлгә ашырыла.
Предприятиенең җитештерү куәте елына 100 мең тонна DL-метионин тәшкил итәчәк. Аминокислота терлекчелектә һәм кошчылыкта кулланыла. Җитештерүне эшләтеп җибәрү Россия агросәнәгать комплексын үзебезнең продукция белән тәэмин итәргә һәм экспорт өчен мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектка инвестицияләр күләме 106 млрд сум тәшкил итәчәк. Предприятиене гамәлгә ашыру 390 эш урыны булдырырга, нефть химиясе һәм биотехнология җитештерү объектларын бердәм җитештерү чылбырына берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов проектны республика һәм ил өчен стратегик әһәмияткә ия дип атады. Ул шулай ук ил Президентына һәм РФ Хөкүмәтенә Татарстан һәм Кытай партнерлары инициативаларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз