Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Новак «ТАНЕКО»да яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Руслан Эдельгериев «ТАНЕКО» нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексында булдылар. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген биредә гидрокрекинг-2 җайланмасы сәнәгать файдалануына тапшырылды. Катнаш җайланма елына 1,2 млн тонна күләмендәге вакуумлы газойль эшкәртү өчен, югары сыйфатлы продукция: дизель ягулыгы, нефть химиясе өчен нафта эшләп чыгару өчен каралган.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гидрокрекинг-2 җайланмасы - «ТАНЕКО»да стратегик әһәмияткә ия объектларның берсе. «Безнең белгечләр мондый уникаль объектларны үзләре булдырырга сәләтле. Бу коллективның югары профессиональлеге турында сөйли. Барлык проектлар да сыйфатлы һәм вакытында гамәлгә ашырыла. «ТАНЕКО» - сез булдырасыз!» - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Александр Новак билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО»да җитештерү объекты ачылу - бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга. «Нефть эшкәртү - безнең сәнәгатьнең төп тармакларының берсе, ул эчке базарны югары сыйфатлы нефть продуктлары белән тәэмин итә һәм продукцияне экспортка сата. «ТАНЕКО» - Россиядә берьюлы ике гидрокрекинг җайланмасы эшли торган бердәнбер нефть эшкәртү заводы. Барлык җайланмаларның да диярлек Россиядә җитештерелүе бик мөһим. Шул рәвешле импортны алмаштыру бурычлары хәл ителә, безнең сәнәгать предприятиеләренщ эш була, бу илебез икътисадын үстерү өчен мөмкинлекләр бирә», - диде РФ вице-премьеры.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак «ТАНЕКО» хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Шуннан соң Татарстан Рәисе һәм Россия вице-премьеры «ТАНЕКО» үзәк оператор бүлмәсендә булдылар, анда Александр Новакка чыгарыла торган продукция үрнәкләрен күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз