Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мисыр Премьер-министры сәнәгать партнерлыгын көчәйтергә килеште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Миңнеханов Мисыр Президенты белән булган очрашуы турында сөйләде һәм Россиянең Мисырның ышанычлы партнеры булып калуын ассызыклады, бигрәк тә азык-төлек иминлеге өлкәсендә.
Мисыр Премьер-министры, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановның «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак аерым ролен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Миңнехановның Мисыр Президенты белән очрашуы илләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрнең дәлиле булып тора.
Шулай ук ул Казанны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы бирелү белән котлады һәм Мисырның Татарстан белән мәдәни мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Мостафа Мадбули «KazanForum»ны уздыруда уңышлар теләде.
Моннан тыш, ул Мисырда Россия сәнәгать зонасын тиз арада эшләтеп җибәрүгә исәп тота һәм Татарстан сәнәгать компанияләре тәҗрибәсенә таянырга әзер булуын билгеләп үтә.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында ассызыклаганча, Татарстан Россиянең динамик рәвештә үсә торган регионнарының берсе буларак, илнең ислам дөньясы белән багланышларында мөһим роль уйный һәм Россия белән Мисыр мөнәсәбәтләренә өстәмә практик динамика бирә. Ул Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше сизелерлек артуын билгеләп үтте һәм киләчәктә аны арттыру өчен потенциал күрүен әйтте.
Республика Рәисе шулай ук Каһирәгә визитыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты, соңгы елларда Мисырда масштаблы үзгәрешләрне билгеләп үтте. Ул яңа административ башкала төзелешенә аерым игътибар бирде, аны ил үсешенә стратегик якын килү, заманча технологияләр кертү һәм икътисади үсешнең яңа нокталарын булдыру символы дип атады.
Аннары Миңнеханов кыскача Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде һәм Мисыр партнерлары өчен кызыклы булган тармакларны билгеләде. Ул белдергәнчә, республика инвестицияләр һәм инновацияләр өчен ачык, шулай ук партнерлык финанславы һәм хәләл индустриясе юнәлешләрен актив үстерә.
Очрашу азагында яклар уртак проектларны җитәкләячәк җаваплы ведомстволарны билгеләргә килештеләр – ике яктан да алар Мисыр һәм Татарстан Сәнәгать министрлыклары булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз