news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Мирзиёев Үзбәкстандагы очрашуда уртак проектларны үстерү турында сөйләште

Миңнеханов һәм Мирзиёев Үзбәкстандагы очрашуда уртак проектларны үстерү турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән киңәйтелгән очрашуда катнашты. Россия делегациясен РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Очрашу барышында яклар Россия һәм Үзбәкстан компанияләре арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште. Үзбәкстан Татарстанның Үзәк Азиядәге төп партнерларының берсе, дип билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерик, элегрәк «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов кичә Үзбәкстанга килде, анда республика ярдәме белән төзелә торган сәнәгать паркларында булды, дип язды. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе «Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсендә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot