news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Миллер Татарстанның газ инфраструктурасын үстерү турында фикер алышты

Бүген XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда яклар республика һәм компаниянең кайбер стратегик мөһим юнәлешләр буенча хезмәттәшлегенең агымдагы торышы һәм перспективалары турында фикер алышты.

Татарстанда табигый газ куллану үсеше дәвам итә, дип билгеләп үтелде. Төп кулланучылар булып электр энергетикасы һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре кала.

Газга ихтыяҗ, беренче чиратта, Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының җитештерү куәтләрен киңәйтү хисабына артыр дип көтелә.

Республикада газлаштыру программасы актив гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә халык белән 37,6 мең килешү төзелгән, шуларның 95 проценты үтәлгән – газ участокларның чикләренә кадәр китерелгән. 28 меңнән артык гаилә йорт эчендәге җиһазларны тоташтырган һәм газ куллана. Шулай ук 17 медицина һәм мәгариф учреждениеләренең котельныйларына кадәр челтәрләр үткәрелгән, шуларның 13е инде газга күчерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot