news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Миллер Петербург халыкара газ форумында «КАМАЗ» стенды белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер Петербург халыкара газ форумы кысаларында оештырылган «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең стендын карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны компаниянең яңалыклары белән «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин таныштырды.

Чаллы автогиганты тармак күргәзмәсендә газ-мотор техникасының өч яңалыгын тәкъдим итә. Аерым алганда, компания беренче тапкыр КАМАЗ-6250 вахта газ моторлы автобусы базасында эшләнгән КИПиА 62501 күчмә остаханәсен тәкъдим итә. Машина нефть-газ тармагы өчен махсус эшләнгән. Яңа модельнең төп максаты - стационар ремонт базаларыннан ерак объектларда контроль-үлчәү приборларын һәм аппаратурасын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү.

Икенче экспонат - 41 урынга исәпләнгән шәһәр яны газ моторлы түбән идәнле НЕФАЗ-5222 автобусы. Корпоратив персоналын өйрәтүне оештыру өчен билгеләнгән. Алексей Миллер автобус салонын карап чыкты һәм яңа машинаның техник характеристикалары белән танышты. Газ двигателе (290 л.с.) Евро-5 экологик стандартына туры килә һәм метанның газ ягулыгында эшли.

Шулай ук «КАМАЗ» табигый газда эшләүче мәҗбүри кабызып җибәрүле алты цилиндрлы двигатель күрсәтте. 460 ат көчендәге әлеге газ двигательләре К5 буыны «КАМАЗ» магистраль авыр йөк тартучы машиналарга урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100