Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Метшин Казанда фигуралы шууның яңа үзәген ачтылар
Казанда фигуралы шууның яңа үзәге ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Яңа спорт комплексының мәйданы 6 мең кв. метрдан артып китә. Үзәктә ясалма бозлы заманча боз аренасы һәм 252 тамашачыга исәпләнгән трибуналар җиһазландырылган.
Фигуристларны әзерләү өчен бинада тренажер заллары, ике хореография залы һәм кардиотренировкалар өчен зона каралган. Үзәк эксплуатациягә кертүгә кирәкле рөхсәтләрне алган.
Рөстәм Миңнеханов яңа комплекс биналарын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Аның сүзләренчә, үзәк яшь спортчыларның сәләтләрен үстерү өчен дә, тәҗрибәле фигуралы шуучыларның осталыгын камилләштерү өчен дә кирәкле бөтен нәрсәне алды.
Татарстан Рәисе яңа үзәктә булачак чемпионнарны әзерли алачакларына ышаныч белдерде, алар Казан һәм республика исеменнән зур спорт ярышларында чыгыш ясаячак.
Хәзер Татарстанда фигуралы шуу 26 спорт мәктәбендә үсеш ала. Аларда 2,1 меңнән артык спортчы шөгыльләнә, аларны 84 тренер-укытучы әзерли.
Ел саен Татарстанда фигуралы шуу буенча 40ка якын ярыш уздырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз