Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Матыцин Казанда узачак «Киләчәк уеннары»на әзерлек турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Сүз, нигездә, Казанда узачак «Киләчәк уеннары»н оештыруга әзерлек турында булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук республика Хөкүмәте Йортында төбәктә спорт тармагын үстерү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Тышкы эшләр министрлыгында узган брифингта ведомство вәкиле Мария Захарова Россия һәм чит ил матбугат чаралары өчен турнирга аккредитация вакыты турында сөйләде.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр узачак. Узган елның 14 ноябрендә Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Казанда Киләчәк уеннары башланырга 100 көн кала» тантанасы узды. Анда Россия Президенты Владимир Путин ярышлар башланганга кадәрге көннәрне санауга старт бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз