news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Манылов Татарстанда зур проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты

Миңнеханов һәм Манылов Татарстанда зур проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алар илкүләм проектларны, республика территориясендә кайбер зур проектларны гамәлгә ашыру өлешендә багланышлар һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Игорь Манылов сүзләренчә, республика барлык Россия төбәкләре арасында экспертизага бирелгән бәяләмәләр саны буенча 2 урында тора. Биредә Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы, төбәк, дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган 15 эксперт оешмасы эшли. Татарстан эксперт оешмалары, барлык Идел буе федераль округы кебек үк, үз эшенә яңа цифрлы технологияләрне, шул исәптән экспертизаның Бердәм цифрлы платформасын актив кертәләр.

Очрашуда ТР вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Баш дәүләт экспертизасының Идел буе филиалы җитәкчесе Сергей Никулин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Алексей Фролов, шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100