Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Мантуров Казан авиазаводын техник яктан яңадан җиһазлау турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Яклар авиация тармагын үстерү һәм Казан авиация заводын техник яктан яңадан җиһазландыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Предприятиедә эшләр дәүләт финанслау программалары кысаларында, беренче чиратта, Россиянең авиация тармагын 2030 елга кадәр үстерү комплекслы программасы хисабына алып барыла.
Элегрәк предприятиедә өч төп цехны яңарту эше тәмамланган иде. Калган объектлар буенча эш этаплап алып барыла.
Төп цехларны техник яктан яңадан җиһазландыру киләчәктә пассажир судноларын җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз