Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Мантуров Алабугада «Соллерс» машиналары җитештерүне эшләтеп җибәрде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Алабугада «Соллерс» брендлы коммерцияле җиңел автомобильләр (LCV) җитештерүне башлап җибәрде. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында язды.
«Денис Валентинович Мантуров белән «Соллерс» брендлы автомобильләр җитештерүне оештыру проектын эшләтеп җибәрдек. Ул елына 30 меңгә кадәр автомобиль чыгарачак. Заказлар бар инде!» - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
«Шунысы да мөһим – завод шул исәптән махсус билгеләнештәге автомобильләр дә җитештерәчәк. Болар - мәктәп автобуслары, маршрутларда йөри торган машиналар, ашыгыч ярдәм машиналары. Электр версиясе сыналды», - диде ТР Президенты.
Алабугадагы завод элек Ford Transit коммерция автомобильләрен җитештерде. Ул март аенда, Украинада махсус хәрби операция башлангач бераз вакыттан, туктатылды. Аның проект куәте елына 85 мең машина тәшкил итә. «Соллерс» партнеры буларак, элегрәк Sunray моделе белән Кытайның Jac компаниясе искә алынган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз