news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Любимова Татарстанда «Пушкин картасы»н куллану турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Очрашуда яклар «Россиядә уйлап табылган» федераль проектын һәм «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру барышы турында фикер алышты. Әйтик, «Пушкин картасы» буенча республика мәдәният учреждениеләренә 300 млн сумнан артык билет сатып алынган. Любимова Татарстан Мәдәният министрлыгының барлык федераль проектларда да актив катнашуын билгеләп үтте.

Шулай ук Россия һәм Сирия Мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot