news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Левитин өстәл теннисы буенча XXI Бөтенроссия ярышларын ачты

Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланды. Ярышларны ачу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар башланыр алдыннан Миңнеханов, Левитин һәм башка рәсми затлар Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, биредә сыйныфлар, спорт һәм актлар залы, ашханә, информатика кабинеты, расписание белән танышты. Мәктәп 2022 елда ачылган, анда 300гә якын бала белем ала.

Бөтенроссия ярышлары «Саба-Арена» универсаль спорт комплексында ачылды. Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин турнирда катнашучы спортчыларның елдан-ел артуын билгеләп үтте һәм ярышларның башка елларда да Саба районында узачагына ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларын кабул итү Татарстан өчен зур мәртәбә булуын белдерде. Ул турнирда катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Аннары кунаклар спортчыларга бүләкләр һәм таныклыклар тапшырды, ә Игорь Левитин спортчылар белән бергә символик рәвештә беренче партия уйнады.

Соңыннан Татарстан Рәисе РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы, «Мактау билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары иясе Нургали Миңнеханов каберенә чәчәк салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100