Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Кытай делегациясе венчур проектлары базарында хезмәттәшлек турында сөйләшә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов RSC сәнәгать инвестицияләре фонды идарәчесе Лю Хуэйцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу XVIII Россия венчур форумы кысаларында узды, анда КХР вәкилләре катнаша, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
«Очрашуыбыз, форумда катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Һәм, әлбәттә, без сезнең белән сез тәкъдим иткән технопарк белән Татарстан Республикасы арасында технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышырга телибез, бу аэрокосмос сәнәгате дә, җитештерү дә», – диде ТР Рәисе очрашу башында.
Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм венчур инвестицияләре өлешендә эшлекле элемтәләрне ныгыту, венчур проектлары базарында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, технопарклар булдыру һәм аларның заманча үсеше өлкәсендә, шул исәптән технологияләр трансферы өлешендә үзара хезмәттәшлек темалары күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз