news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Куренков ТР Куркынычсызлык үзәген төзү турындагы килешүгә кул куйдылар

Миңнеханов һәм Куренков ТР Куркынычсызлык үзәген төзү турындагы килешүгә кул куйдылар
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла – казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков «Комплекслы куркынычсызлык-2026» XVI халыкара салоны кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында «Тормыш иминлеген пропагандалау үзәге – Татарстан Республикасы Куркынычсызлык үзәге» оештыру ниятләре турындагы килешүгә кул куйдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, Александр Куренков һәм Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков «Комплекслы куркынычсызлык» салоны кысаларында «Казан Экспо»да оештырылган күргәзмәне карадылар.

Мәртәбәле кунаклар 230 дан артык оешманың алдынгы техника үрнәкләре һәм эшләнмәләре белән таныштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot