Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Куренков коткаручыларның штурм баскычыннан күтәрелүен карады
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков Казанда №3 янгын сүндерү-коткару бүлегендә махсус техниканы һәм янгын сүндерү-гамәли спорт (ПСС) буенча республика җыелма командасы спортчыларының штурм баскычы буйлап укыту манарасына менгәнен карады.
Миңнеханов һәм Куренков №3 янгын сүндерү-коткару бүлегенең шәхси составы белән аралашты. Әлеге бүлек Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнары халкының иминлеген тәэмин итә. Бу районнарда потенциаль куркыныч һәм критик әһәмияткә ия 4, социаль әһәмияткә ия 84, кеше күп җыела торган 15 һәм төнлә кешеләр була торган 16 объект бар, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте. Бүлекнең штат өлеше 97 кешедән һәм 11 берәмлек техникадан тора.
Соңыннан Татарстан Президенты һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгендә булды һәм янгын сүндерү-строй һәм физик әзерлек буенча дәресләр өчен укыту-тренировка комплексына бәя бирде. Монда шулай ук янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар да уздырыла. Татарстан Республикасының ПСС буенча җыелма командасы спортчылары штурм баскычыннан күтәрелү буенча күрсәтмә чыгыш ясады, алар уку манарасының дүртенче каттагы тәрәзәсенә менде.
Искәртеп үтик, бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Казанда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе командалары арасында су-мотор ярышлары буенча XV Бөтенроссия чемпионатын ачты. Соңрак Татарстан Президенты үзенең Телеграм-каналында урнаштырган язмада командаларның югары хәрби әзерлекне һәм чыдамлылыкны лаеклы рәвештә күрсәтүләре турында билгеләп үтте. «Безнең коткаручыларга рәхмәт, алар һәр көн халыкның иминлеген тәэмин итә», – дип язды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз