Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Куренков «Комплекслы иминлек» салонын уздыру турында килешү имзалады
Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе елда «Комплекслы иминлек – 2026» XVI халыкара иминлек тәэмин итү чаралары салонын әзерләү һәм уздыру, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар өчен заманча укыту-күнекмә полигонын булдыру турында килешү имзалады.
Халыкара форум беренче тапкыр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә узмаячак. Перспективада аны һәр ике ел саен төрле субъектларда оештыру планлаштырыла.
«Планнар шактый амбициоз: без географик үзенчәлекләрне һәм территориаль куркынычларны исәпкә алып, һәр федераль округта шундый полигоннар барлыкка килүен теләр идек», - дип планнар белән уртаклашты Александр Куренков.
Төбәкләр коллегаларын үз эшенең үзенчәлекләре белән таныштыра һәм башкаларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә алачак.
Комплекс өчен Лаеш районы, Гәбиш һәм Комлы Кавал авыллары яны сайланган. 18 гектардан артык мәйданда биш кластер – техноген һәм янгын иминлеге, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш кластерлары төзеләчәк.
«Мондый укыту-күнекмә полигонын төзү ниятебез субъект һәм федераль дәрәҗәдә үсеш өчен мөһим. Бу Татарстанда зур урын тоткан нефть сәнәгате иминлеген тәэмин итүче белгечләр өчен дә файдалы булачак», – дип билгеләде Куренков.
Комплекс «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгеннән 15 километр ераклыкта урнашачак.
«Татарстан – сәнәгать ягыннан иң алга киткән, бик күп техноген объектлары булган төбәкләрнең берсе. Иминлекне тәэмин итү өчен акчалар һәм иң мөһиме – өйрәтелгән белгечләр кирәк. Махсус модульләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм предприятиеләр хезмәткәрләренә күнекмәләр үзләштерү өчен яхшы мөмкинлек булачак», - диде ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз