Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков Петербург халыкара икътисади форумында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Алар алда торган уртак чаралар турында җентекләп фикер алыштылар һәм төбәкләр арасында үзара бизнес-миссияләр оештыру турында килештеләр.
«Без бизнес-миссияләр белән алмашырга килештек. Төбәкләр арасындагы килешү 2013 елдан бирле яши, әмма нәтиҗәләр әлегә тыйнак, монда өстәргә кирәк», - дип сөйләде журналистларга Михаил Котюков.
Аның фикеренчә, җитештерүдә, фәндә һәм мәгарифтә үсеш зоналары кала. Губернатор сүзләренчә, Красноярск краенда татарларның автономиясе бик көчле, ул бик күп чаралар үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз