news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов коткаручылар өчен модернизацияләнгән МИ-8 вертолетлары җитештерүне карады

Бүген Россиянең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) һәм ПАО «Туполев» филиалы – С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан вертолет заводында Гадәттән тыш хәлләр министры модернизацияләнгән Ми-8МТВ-1 вертолетларын бәяләде. Әлеге вертолетларны беренче булып аның ведомствосы кулланачак. Килешү буенча министрлык камилләштерелгән биш машина алачак.

Ми-8МТВ-1 моделе Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы заказы буенча махсус ясалган. Аның борт радиоэлектрон җиһазлары тулысынча алмаштырылган һәм очыш белән автомат рәвештә идарә итү системасы урнаштырылган. Машинада очышының барлык режимнары да автоматлаштырылган, вертолетның пространстводагы халәте турында цифрлы мәгълүмат өлеше булдырылган. Нәтиҗәдә, яңа пилотаж-навигация комплексы катлаулы миссияләрне башкару мөмкинлекләрен арттыра.

Болардан тыш, вертолет төнге күзлек куллану өчен дә җайлаштырылган, бу аны төнлә куллану мөмкинлекләрен арттыра. Чит илдә җитештерелгән ярдәмче көч җайланмасы үзебезнең илдә җитештерелгәне белән алыштырылды: ул 30 минут урынына биш сәгатькә кадәр вертолетның озак вакытлы автоном базасы белән операцияләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күп еллар дәвамында Ми-8 сериясе вертолетларын кулланды, Казан вертолет заводы ведомствога бу сериядән кырыктан артык машина биргән. 2020 елда коткаручыларның авиация полкын беренче «Ансат» вертолеты да тулыландырды, хәзер ул Төньяк-Көнбатыш федераль округы территориясендә эшли.

Кунаклар Горбунов исемендәге Казан авиация заводында очу-тәҗрибә станциясен карады, Ту-214 самолетын җитештерү эшләре белән танышты һәм алга таба хезмәттәшлек турында фикер алышты. Аларны ПАО «Туполев» идарәче директоры Вадим Королев һәм завод директоры Николай Савицких озата йөрде.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан «Аэрофлот» өчен 40 Ту-214 гражданлык авиалайнерлары җитештерүгә заказ алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot