Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Костин пирамида рәвешендәге «Алабуга Политех» штаб-фатирын ачты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВТБ идарә башлыгы Андрей Костин һәм РФ финанс министры урынбасары Ирина Окладникова пирамида рәвешендә эшләнгән «Алабуга Политех» штаб-фатирын ачу тантанасында катнашты.
Комплекс 2 меңнән артык кешегә исәпләнгән. Анда яшәүчеләр эшләү һәм ял итү өчен берничә зонадан - 750 кешелек ассесмент-үзәк, күп функцияле спорт-уен залы, СПА-үзәк, җәмәгать туклануы зоналары, матурлык салоннары, коворкинглар, аудиторияләр, аралашу һәм балалар өчен уен бүлмәләре - файдалана ала.
Тантанада «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директор Тимур Шәвәлиев мактаулы кунакларга икътисади зонаның үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Аның максатлары бик зур: кешенең гомер озынлыгын 700 яшькә җиткерү, Юпитерның иярченнәрен колонияләштерү һәм кешене клонлаштыру буенча тәҗрибә үткәрү.
Ачылыш тантанасыннан соң кунаклар яңа комплекс белән танышты, аларга шулай ук махсус икътисади зонада ясалган Business Cats уенын тәкъдим иттеләр.
Аннары Миңнеханов һәм Костин «Алабуга Политех»ның укыту биналарына барды, биредә студентлар белән аралаштылар. Студентлар укытуның дуаль системасы хакында сөйләде. Аның буенча көннең беренче яртысында алар «Алабуга» махсус икътисади зонасы завод-резидентлары инженерлары остазлыгында заманча җиһазларны үзләштерә, ә икенче яртысында урта махсус белем бирү учреждениеләрендә фәннәр өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз