Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Әңгәмә «Казан Экспо»да «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең II форумы кырларында узды.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында сөйләшкән. Төбәкләр арасында киң сәүдә-икътисади элемтәләр җайга салынган.
Мисал өчен, Татарстан Киров өлкәсенә нефть продуктлары, йөк автошиналары, пыяла, синтетик каучук, көнкүреш техникасы, азык-төлек һәм башка бик күп продуктлар китерә. Һәм киресенчә, республикага өлкәдә җитештерелә торган кабельләр, бетон эшләнмәләр, агач материаллары һәм каустик сода кертелә. Өлкә белән сәүдә элемтәләрен Татарстанның дистәләгән предприятиеләре тәэмин итә һәм киңәйтә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Александр Соколовны Кировның 650 еллыгына багышланган чараларны уңышлы уздыруы белән котлады. Ахырда кунак Татарстан җитәкчесенә «Киров шәһәренең 650 еллыгы истәлегенә» юбилей медален тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз