Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Кириенко VK корпорациясендә татар телле сервисны үстерү турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VK технология корпорациясе генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашу уздырды. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Очрашу кысаларында алар хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, VKда татар телле сервисларны үстерү турында фикер алышты.
«Без ИТ-индустрия лидерлары белән хезмәттәшлек итәргә телибез, шуларның берсе - VK», - диде Миңнеханов.
Искәртик, 2022 елда Татарстан VK белән мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз