news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Касперский кибериминлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Касперский лабораториясе» АҖ генераль директоры Евгений Касперский кибериминлек дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Очрашу Kazan Digital Week 2024 форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Кибериминлектән тыш, яклар балаларны цифрлы мохиттә мәгълүмати куркыныч янаудан һәм куркынычлардан саклау, уртак белем бирү программаларын булдыру кебек мәсьәләләрне караган.

«Касперский лабораториясе» – 1997 елдан бирле мәгълүмати иминлек һәм цифрлы хосусыйлык өлкәсендә эшләүче халыкара компания.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100