Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм ислам илләренең мәдәният министрлары мәдәни дипломатия мөмкинлеген карады
Татарстан башкаласында уза торган KazanForum кысаларында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары белән очрашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россиянең мәдәният министры урынбасары Жанна Алексеева һәм Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләде һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Мәдәният министрлары корылтае форумның мөһим өлеше диде. «Мондый чаралар безне якынайта. Без ИСЕСКО оешмасы белән тыгыз эшлибез», – диде ул.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, ислам дөньясы илләре мәдәният министрларының 13 нче конференциясе карары белән, Казанга 2026 елда ислам дөньясы илләренең мәдәни башкаласы статусы бирелгән. Шул уңайдан, киләсе елда 12 чара уздыру планлаштырыла. «Бу карар өчен рәхмәт белдерәм һәм сезне безнең чараларда катнашырга чакырам», – дип мөрәҗәгать итте ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрларына.
Жанна Алексеева Россия ислам илләре белән эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлеккә ачык дип белдерде.
«Барлык кунакларга корылтайда катнашулары өчен рәхмәтле. Безгә мәдәниятне үстерүдә, мәдәни диалогны ныгытуда сезнең тәҗрибә кызыклы. Бүген безнең арадагы хезмәттәшлекнең иң әһәмиятле өлешләре әйтелде. Иң мөһимнәренең берсе – мәдәни мирасны саклау. Без хезмәттәшлекне алга таба да үстерү белән кызыксынабыз», – диде Россия мәдәният министры урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз