news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Игорь Комаров Татарстан халыклары ассамблеясенең 30 еллыгы белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика халыклары ассамблеясенең 30 еллыгы белән котлады. Аның сәламләвен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров төбәк иҗтимагый оешма советының киңәйтелгән утырышында укыды.

«Ассамблея бөтен эшчәнлеге чорында Татарстанда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, милли мәдәниятне һәм телләрне үстерү, халык традицияләрен торгызу буенча зур эш алып бара. Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, төрле иҗтимагый институтлар белән тыгыз хезмәттәшлектә ул Россиянең илкүләм сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруда актив катнаша», - дигән республика җитәкчесе үзенең сәламләвендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге вакытта 250дән артык җирле һәм төбәк милли-мәдәни оешмаларын берләштергән ассамблея «бөтен республика буенча халыклар дуслыгы филиаллары һәм вәкиллекләре, йортлары һәм үзәкләре базасында күпкырлы миссия» башкара.

«Бүген Россия өчен катлаулы вакытта без элеккечә бергә булачакбыз, илебезнең бердәмлеген ныгыту, аның этномәдәни һәм тел күптөрлелеген, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне Россия җәмгыяте нигезләре буларак саклау өчен лидерыбыз Владимир Путин курсына ныклы таяначакбыз, дип ышанам. Бу Россия халыкларының мәдәни мирасы елында һәм Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан аеруча актуаль», - диде ТР Президенты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров утырышта катнашучыларга сәлам җибәргән, аны урынбасары Игорь Паньшин укыды.

Комаров фикеренчә, Татарстан - Россиянең күпмилләтле төбәгенең гармонияле һәм тотрыклы үсешенең уңышлы үрнәге. Республикада 170тән артык милләт вәкиле дус-тату яши һәм эшли, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча системалы эш алып барыла, анда Татарстан халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный, дип ачыклык кертте ул.

«Юбилей утырышы Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза, ул кешеләрне, халыкларны һәм мәдәниятне берләштерә торган бәйрәм. Халыклар бердәмлеге - Россиянең бөтен чордагы төп милли идеясе, зур илебезнең лаеклы киләчәгенең нигезе. Бездә һәр этносның уникаль тарихы һәм мәдәнияте гомумроссия дәүләтчелегенең ныклы нигезе булып тора. Бары тик Россия җәмгыяте тырышлыгы белән генә, һәрберебезне саклап, Ватаныбызны ныгытачакбыз», - дип йомгаклады Комаров.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, парламент башлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия халыклары ассамблеясенең мактаулы рәисе, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында Россиянең даими вәкиле Рамазан Абдулатипов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100